Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » 2010 ел – Укытучы елы » 2010 ел – Укытучы елы

АНА ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ

Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм үстерә. Шуңа күрә туган телне кеше үз баласын яраткан шикелле яратырга, тәрбияләргә тиеш.

Туган телне безгә өйрәткән, аның асылларын ачкан кеше – ана теле укытучысы Мәүлидә Назыйр кызы Сәитова. Талымхан авылы балаларына белем биргән, ана теленә мәхәббәт уяткан укытучы хәзер инде күп еллар лаеклы ялда. Мөлаем йөзле, кешегә игътибарлы, сабыр холыклы Мәүлидә апа мәктәптә берничә буын балаларны укытты. Укытучы эше башка һөнәрләрдән бик аерыла. Мөгаллим балаларга бөтен күңелен, дәртен, көчен, күңел җылысын бирә, алар турында кайгырта, уйлана, уңышлары өчен куана. Укытучы кешене мәктәптән авыр сумка тотып кайтканын күрәсең, ул кичләрен укучыларының дәфтәрләре янында сәгатьләр буе утырачак.

Мәүлидә апа 1932 нче елның 21 августында Ялутор районының Күлик авылында дөньяга килә. Барлык яшьтәшләре кебек авыр сугыш елларында белем ала, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл шәһәренең укытучылар мәктәбенә укырга керә. Менә яшь кызның кулында татар теле укытучысы дипломы. Бу әле 1954 нче ел гына, ә утыз елдан соң аның кулында башка документ булачак – "Хезмәт ветераны” дигәне. Еллар сулар кебек ага. Укытучы язмышы ул шундый, бер буынны үстердең, икенчеләре килеп керә. Яңа укучыларда әти-әниләрен танып, балаларында аларның сайфатларын күрә, аларны яңа уңышларга алып бара мөгаллимә.

1970 елның 5 нче августына кадәр Мәүлидә апа Ялутор районы мәктәпләрендә башлангыч классларны, татар телен укыта. Ә безнең Төмән районына килгәненә инде кырык ел булды. Ул утыз алты ел гомерен балалар укытуга багышлады. Көндәлек укыту эшендә ул безгә, үзенең укучыларына, телебезнең матурлыгын, бөеклеген, байлыгын төшендерде, үзенең эшен намус белән үтәде. Балаларда җаваплылык хисе тәрбияләде, аларны кешелекле, намуслы булырга өйрәтте.

Без апаны, укытучылар елы һәм һөнәри бәйрәме, Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!

Аңа корычтай сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, тыныч картлык телибез, йөрәк җылысын бүләк итәбез.

Рәйсә РӘХИМОВА,

Талымхан авылы.

Категория: 2010 ел – Укытучы елы | Добавил: Zul4itai (01.10.2010)
Просмотров: 1064 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz