Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Сентябрь » 17 » “ТУРАЙ” КЫРЛАРЫНДА КОМБАЙННАР ГӨРЛИ
22:48
“ТУРАЙ” КЫРЛАРЫНДА КОМБАЙННАР ГӨРЛИ

Хәзер регионның аграр тармагында кызу урак өсте. Һәр туар таңны аяз итеп күрергә теләгән иң тынгысыз җаннар да – крестьяннар. Төмән өлкәсе хуҗалыкларында терлек азыгын әзерлиләр: печәнне план билгеләгәннән 111% нормадан артык эшләделәр. Сенажны хәстәрләү дә тәмамланып килә, 629,5 мең тонна мондый төр терлек азыгы булдырылды инде, бу – азаккы сан түгел, әле икенче чабым бар. Силосны әзерләү башланды гына.

Көннәр, Аллага шөкер, кояшлы, бик матур утыра. Түбән Тәүде районы, СПК "Турай”ның ("ПК "Молоко”) Бухарин кырларына юнәлдек. Бөтен территория буйлап  яңа чабылган ашлык катнашмасы (зерносмесь)  теземнәре җәелгән.  Кыр буйлап ике комбайн ашлык катнашмасын  җыеп, "КАМаз”, "Урал” машиналарына тутырып баралар. "КАМаз”, "Урал”лар бертуктаусыз килеп-китеп торалар: Бухарин авылына чокырга сенаж ташыйлар. Хезмәтнең иң куәтле чагында механизаторларның ничек эшләүләрен үз күзең белән күр икән! Монда җиң сызганып безнең милләттәш батыр егетләребез дә тырышып эшлиләр. Илнең киләчәге, өмете шундыйларның кулында. Инде өченче ел үз "КАМаз”ында хезмәт күрсәтүче Киндерле егете Рәис Кәлимуллиннан эшләре турында сораштык.

-Монда 15 машина сенаж ташый: кеме хуҗалыкныкы, кеме үзенеке, кеме арендага алган техникада. 31 июльдән Түбән Тәүдедә, Паченкада, Киндерледә эшләдек, хәзер менә Бухаринда, тиздән ашлык катнашмасын тәмамлап, кукурузга төшәчәкбез, тагын бер ярым ай эшлисе бар. Монда татарлар күп эшлиләр, мәсәлән, Бухариннан: Алик Хәлитов, Ринат Фәйзуллин, Новопокровкадан Рөстәм Саттаров, Түбән Тәүдедән Марат Юсупов өчәр ел хезмәт итәләр. Барысы да мактауга лаек эш сөючән егетләр, - дип сөйләде Рәис Винарис улы.

Уңышны югалтуларсыз җыеп алу һава торышыннан тора, яңгырлар гына яумасын. Игенчеләргә урып-җыюны вакытында тәмамлап, мул уңыш алырга язсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 544 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz