Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июль » 12 » КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖИЛКЕНДЕРДЕ КАРБАН САБАНТУЙЛАРЫ
12:45
КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖИЛКЕНДЕРДЕ КАРБАН САБАНТУЙЛАРЫ

Яркәүне уздык, сул якта Бурбар, уңда Рәгес,  Маранка авыллары калдылар, ниһаять,  Карбанга да килеп җиттек. Яркәү районы халкы татар халкының милли моңнары ишетелгән мәйданга агылды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар – җитәкчеләр күтәрелеп милләттәшләребезне чын күңелдән котладылар. Аксаринский, Староалександровский, Плеханово,  Новоалександровский, Сорокино, Маранка, Яркәү, Иевлево, Дубровно авыллары хакимиятләре милли йорт алларын (подворьелар) күрсәттеләр. Милли киемнәрдән киенгән якташларыбыз чатырларда урнашып, килгән һәрбер кешене милли ризыклар белән каршы алып, сыйлап, гореф-гадәтләрен, көнкүрешләрен, декоратив-кулланма сәнгать эшләрен тәкъдим иттеләр. Плеханово авыл хакимиятен яклаучы Кызылъяр авылы вәкилләре "күлчек” ясаганнар, анда эре табан балыклары йөзә, читән белән уратылган ояларында тавыклар утыра, ерак түгел бәрәннәр урнашканнар. Староалександровский авыл хакимиятен яклаучыларның йортларында әби-апалар җырлый-җырлый йон эрлиләр, йорт артында хатын-кызлар әүвәлге ысул белән "кер юалар”. Бигрәк матур күренеш!

Төмән өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Яркәү районы хакимият башлыгы Сергей Евко, Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гөлниса Фәхретдинова, "Яшь буын” яшьләр оешмасы башлыгы Фәрит Корманов  милли йорт алларына бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, Плеханово авыл хакимияте беренче урынны, Староалександровский - икенчене,  Аксаринский өченче урынны алдылар.

Халык өчен сәүдә нокталары эшләде, тирә-якка тәмле шашлык исләре таралды.

Мәйданда концерт программасы төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Әнә, кемдер көрәш карый, ә кемнәрдер рәхәтләнеп, уеннарда катнаша. Атлар чабышын карау, багана башына үрмәләү, салам тутырылган капчык белән сугышу һәм башкасы – болар барысы да тамашачы өчен күңелле чара. Гадәттә, гер күтәрү ярышында көчле затларыбыз – ирләрне генә күрергә күнеккәнбез. Сабантуйда оста хуҗабикәләр дә бар иде: Г.Бәширова -  беренче урынны, И.Шамитова - икенчене, З.Кужухарь өченче урынны яуладылар.

Сәхнә түрендә җирле үзешчән артистлар халыкка җыр-бию бүләк иттеләр. Концертны көчле тавышлары белән Зинар Кәримов, Гөлфия Хәлитова алып бардылар. Ялуторның "Сандугач” халык ансамбленең, Төмән районы, Акъяр җырчысы Олег Мирасовның чыгышларын яркәүлеләр зур алкышларга күмделәр.

Ришад Сабир улы  Староалександровский авыл хакимияте башлыгы Леонид Уляшевка, Карбан мәчете имамы Хәмзә Ярмөхәммәтовка, "Туган тел” ансамбле җитәкчесе Владимир Барсуковка, Карбан клубы мөдире Азат Бикшановка дипломнар бирде. Төмән дәүләт университетының филология фәннәре докторы, профессор, өлкә Думасы ярдәмчесе Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина Дума рәисенең беренче урынбасары А.В.Артюховтан һәм Бердәм Россия партиясе исеменнән Яркәү районының алдынгы хезмәтчеләренә, күренекле пенсионерларына, яшьләргә Рәхмәт хатлары, Котлау адреслары тапшырды. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Хәял улы Низамов өлкә ветераннары исеменнән Леонид Уляшевка Россия Герое В.Шарпатовның, хезмәт ветераны Руслям Шәриповка Советлар Союзы Герое П.Федоровның дипломнарын бирде.

Сабантуй батыры исемен игълан итү мизгеле дә килеп җитте. Ул - Бурбар авылыннан Айтбаев булды. Аңа тантаналы рәвештә тәкә тапшырдылар. Көрәш буенча II урынны Карбаннан - Бикшанов, III урынны Кортьегәннән Сагидуллин алдылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА фотолары.

Категория: новости области | Просмотров: 547 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz