Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 17 » ЯМБАЙ МУЗЕЕН САКЛАП КАЛЫРГА КИРӘК
23:54
ЯМБАЙ МУЗЕЕН САКЛАП КАЛЫРГА КИРӘК

Ямбай авылы - Бохара сәүдәгәрләре төзегән авыл. Анда 1841 елда дин буенча гына түгел, рус һәм фарсы телләренә дә өйрәтә торган данлыклы мәдрәсә ачыла. Укытучыларның иң яхшылары чакырыла. Ике мәчет төзелә. Хәзер татары, авылдашлары өчен күп эшләр башкарган Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге мәчет янында урнашкан бинада себер татарлары музее урнашкан.

1990 елларда татар ассоциациясе өлкә җитәкчеләренә татарларга да музей кирәклеге турында сорап хатлар яза. КПССның өлкә комитеты Ямбайда себер татарларының тарихы һәм мәдәниятен саклау өчен туган якны өйрәнү музеен ачарга дигән карар чыгара. Элекке мәдрәсә бинасында 1994 нче елда яңа эшли башлаган музейның җитәкчесе итеп ветеран укытучы Венера Биктимирова билгеләнә. Шул көннән Венера Биктимирова музей эшен бар күңеле белән башлап җибәрә. Туктаусыз экспонатлар җыю, аларны анализлау, тәртипкә китерү күп көч сорый. Аннары музейда халыкара исемнәр яулаган "Милли моңнар” фольклор ансамбле дә оеша. Бер генә чара да Ямбай музееннан башка үтми. Анда кунаклар гел килеп торалар, экспозицияләр яңара, экспонатлар гел өстәлә.

«Ямбай музеен күреп, мин - Казан артында туып–үскән егет, үземнең бала чакка, үз туган авылыма әйләнеп кайткандый булдым.

Рәхмәт сезгә, шулай татар тормышын тулы, матур итеп чагылдырган музей төзеп, халкыбызга тарихыбызны искә төшереп торганыгыз өчен.

Изге эшегезгә зур уңышлар телим», - дип язып калдырган иде анда Татарстан Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рафис Корбан да Төмәнгә укучылары, иҗат эшлеклеләре белән очрашуга килгәнендә.

20 елга якын вакыт эчендә кемнәр генә булмый, кайсы гына илдән килмиләр монда: Франция, Канада, Швейцария, Польша, Италия, Алмания, Голландия, Малайзия, Гарәбстан һ.б. Анда хәзер өч меңнән артык экспонат бар, музей җитәкчесе вазифасын башкаручы Халидә Садыйкова әйтүенчә, шуларның 128е федераль фондта исәптә тора. Тарихи яктан иң кыйммәтле экспонатлар буларак, 1871 елда чыккан ислам тарихы һәм 1880 елда бастырылган исламдагы хокук буенча китаплар кадерләп сакланырга тиешле. Тагын да себер татарларының баш киеме – сарауц - калфакларның яше гасырдан артык. Дөньякүләм зур кыйммәткә ия Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге дә Ямбай музееннан алынган.

Музейда 4 бүлмә төрле темаларны ачыклап җиһазландырылган. Берсендә татар кешесенең тормышы-көнкүреше, икенчесендә сугыш чоры истәлекләре белән танышсак, өченчесендә мәгариф тарихы чагылдырылган, дүртенчесе гади татар өен хәтерләтә.

Венера Биктимирова музейны өлкә дәрәҗәсенә күтәрде, тик өлкә музее филиалы итәргә өлгерә алмый калды. Венера Әдият кызы вафат булганнан соң, музейны алып барырлык фидакарь зат табылмады. Хәзер дә анда вакытлыча гына Халидә Садыйкова эшли.

- Мәдәният һәм ял үзәге җитәкчеләре елдан-ел музейдагы штатларны үзләренә алалар, бүгенге көндә монда бер генә кеше – җитәкче генә эшли. Аннары интернетта тавыш күтәргәч, тагын ярты штатны фондларны саклаучыга биргәннәр. Тулы көчкә эшләүче сакчы, фондларны исәптә тотучы, тәртипкә китерүче дә юк, - дип хәбәр итте музей эше буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова. - Ә монда РФ дәүләт милке Реестрына кертелгән ике йөз тирәсе экспонат саклана.

Бер генә кеше эшләү РФнең 2011 елда кабул ителгән "РФ музей фонды һәм РФсендәге музейлар” канунына үзгәрешләр кертү турындагы” канунга, музейның бурыч-максатларына каршы килә. Шул канун нигезендә тиз арада аның статусын үзгәртергә, устав, кагыйдәләрен яңартырга, яңадан регистрацияләргә кирәк. Тик инде Ямбай район музее итеп, мәдәният үзәге филиалы итеп түгел. Район бюджетыннан барлык кирәкле штатларны да финанслауга ирешәсе, заманча кирәкле җиһазлар булдырасы иде. Музейга яңа экспозиция витриналары, компьютерлар бик кирәк, интернетка да чыгу мөмкинлеге юк. Барлык музейлардагы шикелле фондның электрон каталогын төзү – заман таләбе. Аның ярдәмендә төрле күргәзмәләр булдырып, өлкә, Россия, хәтта халыкара күләмгә чыгарга булыр иде. Чит ил кунаклары мондагы тарихи җәүһәрләребезне чиксез соклану белән күзәтәләр, аларның кыйммәтен аңлыйлар. Фәнни документларны яңарту: экспозиция планнары тематикасы, музейның концепциясенә җитди үзгәрешләр кичерергә вакыт. Ямбай музее Төмән районының гына түгел, өлкәнең данын күтәрерлек дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Чөнки ул бүгенге көндә себер татарлары тарихына, этнографиясенә, мәдәниятенә кагылышлы раритет экспонатларны тәкъдим итә торган бердәнбер музей. Тубыл, Төмән музейларында себер татарларына кагылышлы бер генә экспозиция дә юк. Мин өлкә кунакларын халкыбыз тарихын күрсәтергә монда еш алып киләм.

Ямбай 1628 нче елдан ук билгеле булган, тагын да борынгырак документларны табу өчен Санкт-Петербург, Мәскәү архивларында эзләнергә, галимнәр белән аралашырга кирәк. Аннары Ямбай  ЮНЕСКО тарафыннан  сакланыр иде. Хәзер дә аның бөтен мәдәни һәм мөселман дөньясында абруе зур. Ә без тарихи ядкарьләребезне саклый, кадерли белмибез – бу мәдәниятебезгә, тарихыбызга игътибарсызлыкны, төкереп карауны аңлата. Россия дәүләт милке буларак та раритет экспонатлар саклауны, исәпләрен алып баруны, тиешле тәртиптә тотуны таләп итәләр.

Тагын да музей тирәсендәге Нигъмәтулла Кармышаков утырткан йөз илле еллап тарихы булган агачлар да киселгән, алар һәркайсы аерым исәптә тора.

2005 елда мин төзегән Ямбай музеен Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге музей комплексы итеп үзгәртү турында фәнни расланган концепция өлкә күләмендә якланды һәм аның нәтиҗәсендә бу музей Иван Словцов исемендәге Төмән өлкә музей комплексына кушылырга тиеш иде. 2008 елда өлкә музее җитәкчесе Дания Исламова пенсиягә китте һәм бу эш тукталды. Мин төзегән концепция буенча Ямбай тарихи комплексы музей-китапханә исемен алырга тиеш иде. Музей янында гына Кармышаков үзе булдырган 2200 китаплы китапханә урнашкан булган. Китапларның күп өлеше өлкә музее саклагычларында урын алган. Бүгенге көндә саклагычларны артык китаплардан арындыру каралган. Шул вакыт әйтеп бетергесез кыйммәткә ия рухи байлыкларыбызны бөтенләйгә югалтуыбыз бар.

Ямбай музее хәерче хәлендә, бүлмәләр кечкенә, кысан, аның дәрәҗәсен күтәрер өчен тырышырга кирәк, аннары соң булуы бар. Шуңа да югарыдагы фикер-тәкъдимнәребезне күрсәтеп, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевка һәм Төмән районы башлыгы Владимир Гультяевка хатлар юлладык, җавап көтәбез, - дип борчуларын әйтеп бирде Нәсия Уразова.

Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин да, өлкә татар Конгрессы да бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачакларын белдерделәр. Тарих безне көтми, хәтерне сакламасак, югала ул.

Гөлнур Вәлиева.  

Категория: новости области | Просмотров: 500 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz