Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 17 » ИСКЕР ДУСЛАРЫН ҖЫЙДЫ
23:59
ИСКЕР ДУСЛАРЫН ҖЫЙДЫ

"Искер җыен” фестивале кысаларында 7 нче июнь көнне  Тубыл  шәһәр Думасының кече залында  "Искернең тарихи язмышы” темасына фәнни–гамәли конференциясе узды. Татарстан,  Казахстан, Дагестан республикалары, Екатеринбург, Омск, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән делегатларны өлкә Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов, Тубыл шәһәре хакимият башлыгы урынбасары Яна Зубова, Тубыл районы хакимият башлыгы урынбасары Марат Бакиев сәламләделәр. Алар делегатларга программадан тайпылмыйча, нәтиҗәле, конкрет карарлар кабул итүләрен, продуктив һәм конструктив чыгышлар теләделәр. Коммунистлар партиясе вәкиле Юрий Юхневич делегатларны котлап: ”Тубыл шәһәре туристик үзәк булганда, Искергә әһәмият күбрәк булырга тиеш, шәһәргә өстәмә инвестиция китерерлек тарихи һәйкәл ул”, - дип, башкарылган эшләр турында фикерләре белән уртаклашты. Секция утырышын  чараны оештыручы тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских җитәкләде. Биредә төрки халыклары конгрессының вице-президенты, Махачкала шәһәреннән килгән Янгурчи Аджиев, Казан кунагы тарих фәннәре кандидаты Дамир  Исхаков, Тубылдан тарих фәннәре кандидаты Гөлфирә Хисаметдинова, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, Земфира Шәрипова кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар. Танылган галим Игорь Белич Искернең проектлары турында, бу юнәлештә археологик эзләнүләр алып барылганын әйтте. Ул: ”Бу изге урын  һәрвакыт көтелмәгән яңалыклар, ачышлар китереп тора. Күптән түгел бу җирдә палео вулкан барлыгын белдек”, - дип сөйләде. "Наследие” региональ татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова Искернең бүгенге көндәге хәле, киләчәктә ул милли, тарихи-мемориаль комплекс булачагы турында сөйләде. Бу темага  экраннан кызыклы проектлар күрсәтелеп барды. Һәр чыгыш эчтәлекле, фәнни яктан өйрәнелгән булса да, катнашучыларда яңадан-яңа сораулар тудырды. Конференция ахырында делегатларның фикерләрен тыңлап, актуаль проблемаларны чишү буенча карарлар кабул ителде, килешүләр төзелде.

Икенче көнне изге Искер җире кунакларны каршы алды. Фестиваль тантаналы рәвештә ачылганнан соң, Россиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе мөфтие Фатыйх Гарифуллин җитәкчелегендә дин әһелләре изге урында җирләнгән шәехләр рухына багышлап дога укыдылар. Быел намаз укыр өчен шартлар тудырылганы оештыручыларның тырышлыгын күрсәтте. Коръән ашыннан соң, бәйрәм кунакларын пылау, кайнар чәйләр белән сыйладылар. Бәйрәм карарга төрле милләт халкы җыелган иде. Олысы-кечесе дә күңеленә ошаган мавыктыргыч чараларда катнаштылар. Балалар өчен палаткаларда күргәзмәләр, аттракционнар оештырылды. Яшьләр төрле спорт ярышларында катнаштылар: милли көрәш, ат чабышы, волейбол, футбол һ.б. Сәхнә алды тамашачылар белән тулы булды. Программада эстрада, халык  җырлары, мөнәҗәт-бәетләр, кызыклы сәхнәләштерелгән күренешләр булды. Казан кунагы  Гүзәлия Зәләлова, баянда уйнаучы Булат Хисмәтов, Тубылның танылган "Дуслык”  (җитәкчеләре М.Андрущик),  Төмәннең "Кавказ ритмнары” (З.Мамедов) бию ансамбльләре, "Саз” фольклор (Җ.Касыймов), ”Брэвис”, "Ләйсән”,  ”Сүзге”, "Сандугач”, "Яшьлеккә сәяхәт”, "Күк күгәрчен”, "Тубыл балалары” ансамбльләре, Омск, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән артистларның чыгышлары, җирле йолдызлар - Сәкинә Арангулова, уллары Хәсән, Хөсәен Арангуловлар, Зөфәр Янгулов,  Хәсән Хучашев, Роза Яхина, Гөлфирә Шәмсетдинова, Зилия Колмәмәтова, Земфира Вәлиева, Айдар Ниязов, Земфира Шәрипова, Айгөл Мәүлекаева, Динара Әбсәләмова башкаруында яңгыраган җырлар тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырды. ”Искер җыен” фестивале концертына Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге, унбишенче мәктәп балаларының җырлары, район мәдәният бүлеге артистларының чыгышлары да ямь өстәде.

9 нчы июнь көнне «Синтез» мәдәният сараенда Гала концерт узды. Оста алып баручылар Айвар Шәрәфетдинов, Наҗия Хәкимова, бәйрәм-не оештыручы Луиза Шәмсетди-нова җиңү яулаучыларга дипломнар һәм призлар тапшырдылар. Быелгы бәйрәм югары дәрәҗәдә уздырылды. Тамашачылар һәм фестиваль кунаклары канәгатьлекләрен белдереп "Наследие” оешмасы җитәкчесе һәм әгъзаларына: "Алдыгызга куйган максатларыгызга ирешергә язсын, милләттәшләребезнең бергә һәм бердәм булулары көч өстәсен, уңышлар юлдаш булсын”, - дигән теләкләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева.

Г.Сәитов фотолары.

Категория: новости области | Просмотров: 517 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.5/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz