Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Сентябрь » 29 » ГАЗЕТАБЫЗ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК
19:57
ГАЗЕТАБЫЗ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК

Утырышның төп темалары итеп директорыбыз Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәр белдерүне, түгәрәк әгъзалары арасында юбилярларны котлап китүне көн тәртибенә кертте. Соңгы айларда күркәм юбилейларын билгеләп үткән Хәнисә Алишина, Әхтәм Каюмов, Тимур Нигъмәтуллин, Зөбәйдә Минулиналарны чын күңелдән тәбрикләп, сәламәтлек, уңышлы матур киләчәк теләде ул аларга. Аннары "Яңарыш”ыбызның туган көне белән котлады, быелгы елның яңалыклары: беренче төсле еллык календарь һәм беренче төсле сан чыгуын әйтеп үтте. Газета хезмәткәрләре иҗатташ дусларының, киңәшчеләренең яраткан матбугатлары турындагы сүзләрен бирелеп тыңладылар. Люция апа Хәбибуллина быел "Әдәби Төмән”нең оешуына да 10 ел булачагын искәртеп китте. Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов оештырган һәм үзе җитәкләгән бу оешманың өлкәнең төрле районнарында, хәтта саз якларында да булуын сөйләде. Авылларда булып, андагы җәмәгатьчелек белән сөйләшеп илһамланып, рухланып кайта идек, диде ул. "Хәзер дә аның эшен уңышлы дәвам итәсез. Бигрәк тә федераль сабантуйга багышланган төсле саныгыз бай эчтәлекле, анда өлкәдәге барлык иҗтимагый оешмалар турында да мәгълүмат алырга була. Булдырасыз, рәхмәт сезгә! Милләт өчен яшисез, эшлисез, аны хезмәтегез белән сөендерәсез.

Без инде картаябыз, берләшмәне яшәртәсе иде. Менә "Яшь буын” яшьләр оешмасы да монда үз өлешен кертә ала. Мәктәпләргә барыгыз, иҗат кичәләре оештырыгыз, үзегезнең, яисә Татарстан шагыйрьләренең шигырьләрен укыгыз, шигырь язучы балалар белән элемтә булдырып, алар белән очрашып торырга кирәк”, - диде ветеран укытучы.

– Шушы "Яңарыш”ны Азат Гыйззәт улы ачып җибәрмәгән булса, безнең кебек каләм тибрәткән кешеләргә шигърият капкалары ачылмый калыр иде. Безгә ул юл күрсәтте, юл ачты, - дип шигъри юллар белән дәвам итте Галия Абайдуллина:

"Яңарыш”ны котлап шигырь язам

Тубыл-Төмән юлын үткәндә.

Хисләремә өтер куеп тордым

Яркәү каласына җиткәндә.

Санап бетерә алмыйм эшләремне,

Фикерләргә нокта куя алмыйм.

Татарның аңын, данын күтәргән

Кызларыңны мактап туя алмыйм.

Чын күңелдән сезгә рәхмәтлемен,

"Яңарыш”лы иткән кызларым!

Сүзләрегез көч һәм дәрт иңдерә,

"Яңарыш” яраткан дусларым!

Азат Гыйззәт ясаган "Яңарыш” -

Теләкләрне күрә белүче;

Милләтемнең шигырь бакчасында

Миңа да бер түтәл бирүче.

Киләсе очрашуны Тубыл шәһәрендә уздырырга тәкъдим итте ул.

"Тубылда актив яшибез без, анда шагыйрьләр җыелышып еш очрашабыз, әдәби кичәләр әзерлибез, иҗат кешеләре берләшмәсен  Клим Садыйков җитәкли, - дип Гөлфизәр Абдрахманова актуаль темага багышланган матур әсәрен укыды. Прозалар язарга кирәклеген әйтте, яза-яза остарырбыз, диде ул.

Сәгыйт Сагитов: "Яңарыш” – ул татар өчен бердәнбер газета, татарлыгын аңлаган, татар булып яшәгән кеше аны тырышып укып тора, - дип сүз алды. - "Яңарыш”, дисәң, Азат абый күз алдына килә. Газетаның уңышларының 80 проценты – аның казанышы. Ул тың кешелекле кеше иде, аннан бер кеше турында да начар сүз ишеткәнем юк.

Соңгы вакыт газета кызыклырак булып китте, аеруча яшьләр өчен кирәкле язмалар еш чыгарыла. Тәнкыйть юк, дип гел әйтеп киләм инде, курыкмагыз сез начар якларны күрсәтергә, бераз гына булса да күрсәтеп китегез. Татар җитәкчеләренең күбесе татар газетасын укымый, бәлки кызыксынып китәрләр”.

Тимур Нигъмәтуллин: "Мин алдан кызлар белән сөйләшеп чыктым. Язарга темалар алдым, сезгә булышырга һәрвакыт әзермен. Темаларны төрләндерәсе иде, анда политика да, философия дә, хайваннар турында да булсын. Яшьләр турында да онытмагыз”.

"Яраткан газетабызга 23 яшь тулу белән без бик горурланабыз, ул безгә гел ярдәм кулын сузарга тырыша. Алга таба да шулай бергәләшеп эшләргә язсын. Татар теленә яшьләр күбрәк тартылсын, алар да сездән язарга өйрәнеп калсыннар, лаеклы алмашлар үссен иде. Апаларыбызның һәрберсе үз эшен бик яхшы белә, аны бөтен күңелләрен биреп башкаралар. "Яшь буын” 15 елдан бирле газета белән кулга-кул тотынышып алга бара”, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Фәрид Корманов.

Шулай чәй өстәле артында газетабызның чираттагы туган көнен дә матур гына билгеләп үттек. Күп файдалы фикерләр ишеттек, киләчәккә планнар алдык, юнәлешләрне билгеләдек. Тиздән Тубыл каласында очрашуда күрешергә сүз бирешеп таралыштык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 573 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz