Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 27 » “ЭТНОС”ТА ҖӘЙГЕ ТАТАР ЛАГЕРЫ ЭШЛӘДЕ
18:21
“ЭТНОС”ТА ҖӘЙГЕ ТАТАР ЛАГЕРЫ ЭШЛӘДЕ

Төмән шәһәренең "Этнос” балалар үзәгендә татар балалары өчен җәйге сәламәтләндерү лагеры эшләде. Лагерьга төрле мәктәпләрдән 30 бала йөрде. "Дуслык” һәм "Шатлык” отрядларында көн саен татар телен, шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Халык әкиятләре, милли бизәкләр, костюмнар, сәнгатебез белән таныштылар. Лагерьның начальнигы Рәчига Фәйзуллина булса, укытучылары Наисә Гайнельянова, Регина Халикова, Зөнфирә Дворянских, Марина Шацких, Марина Мальцева, Зөлфия Мухвалеева, Әлмирә Галиева иделәр. Һәр көнгә исем билгеләнгән, чараларның һәм дәресләрнең темасы алдан ук төзелеп куйган иде. Мәсәлән, "Без төрле, шулай да бергә”, "Уйнап өйрәнәбез”, "Минем гаилә” һ.б.

10 июньдә "Халкыма тугры мин...” исемле татар поэзиясе көнендә танылган Төмән шагыйрьләрен кунакка чакырдык. Заһит Акбүләков һәм Клара Кучковская үзләренең шигырьләрен укыдылар. Алар әдәби татар һәм себер татар телендә яңгырадылар. Заһит абыйның патриотик рухтагы, ә Клара апаның җылы, шаян шигырьләре балаларга ошады. Шагыйрьләребез дә үз фикерләрен язып калдырдылар:

Клара Кучковская: "Монда килергә чакыру алгач, шикләнебрәк куйган идем. Самими йөзле балалар шикләремне тараттылар. Аларның елмайган йөзләрен, ялтыраган төймә шикелле күзләрен күреп, шатланып алар белән сөйләштем. 2-3 кыз татар телен әйбәт беләләр икән, иптәшләренә дә аңларга булышып утырдылар. Әле җитмәсә, миңа "Әтәч” турында шигырь язарга да әйттеләр. Элина китабымны да сорап алды. Рәхәтләнеп бүләк иттем. Шунда чара оештырган "Этнос”та эшләүчеләргә зур рәхмәт”.

Заһит Акбүләков: "Этнос” җәен дә эшен туктатмый. Быел да татар телен өйрәнү буенча ике балалар төркеме оештырдылар. Алар белән очрашуга мине дә чакырдылар. Очрашу җылы һәм эчтәлекле үтте. Аларга мин кыскача үзем һәм шигърият турында сөйләдем. Алар мине зур игътибар белән тыңладылар. Татар һәм рус телендәге шигырьләремне дә укыдым. Әңгәмәгә Таһир Фәйзуллин (52 мәктәп укучысы), Даниял Кадыйров (46 мәктәп), Рамил Хафизов (Муллаш), Азалия Хәмидуллина (39 мәктәп), Карина Кәримова (9 мәктәп), Камилла Гадиева (91 мәктәп) кушылдылар. Туган телләре белән балалар кызыксыналар. "Этнос”та аларны туган телгә өйрәтүдә зур эш алып баралар. Аларга моның өчен рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк. Балаларны татарлыкка өйрәтү изге эш ул. Бу очрашу белән мин бик канәгать. Сабыйлар күңелендә дә ул озакка сакланыр дип уйлыйм. Татарлыгыбызны саклауда, аны алга сөрүдә "Этнос” педагогларына яңадан-яңа уңышлар телим. Һәр үткәргән чарагыз сезне яңа үрләргә омтылдырсын, рухи канатлар куйсын”.

Күпләр монда татар телен өйрәнә генә башладылар. Яңа уку елында алар "Этнос”та белемнәрен тирәнәйтергә уйлыйлар. Татар төркемнәре 9, 39, 13, 41, 52, 72, 91 нче мәктәпләрдә һәм үзәкнең Шаимский тыкрыгы (проезд), Тимуровцев урамнарындагы биналарында эшли. Бүгенге көндә күп телләр белү мөһим, ә татар телеңне белү – бу үзеңне шәхес, халкыңның бер вәкиле итеп тою.

Венера Латыпова.

(Г.Вәлиева тәрҗемәсе).

Категория: новости области | Просмотров: 528 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz