Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 10 » АКТУАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАР ТУРЫНДА ҺӘМ ЯМБАЙГА СӘЯХӘТ
14:23
АКТУАЛЬ ПРОБЛЕМАЛАР ТУРЫНДА ҺӘМ ЯМБАЙГА СӘЯХӘТ

28 нче май көнне Төмән дәүләт университетының Ак залында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар Конгрессы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе ярдәме белән Төмән дәүләт университеты оештыруында "Сөләйманов укулары” 16 нчы бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ике көнгә дип планлаштырылган эшен башлап җибәрде. Аны шәһәр татар мәдәният үзәгенең "Чимги” (җитәкчесе Ә.Миннебаев) уен-корал, "Бәйрәм” (Г.Кәримова) балалар җыр-бию ансамбльләре ачтылар. Пленар утырышның беренче бүлегендә хөрмәтле кунаклар – чара рәисе итеп сайланган милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.М.Воробьев, РФнең Дәүләт Думасы депутаты Э.А.Вәлеев, философия фәннәре докторы, профессор Г.Ф.Куцев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшин, өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Р.Х.Насыйров җыелган кунакларны сәламләп, конференциянең җирле халык өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы, мәгънәсен искәртеп, бу традицияне сакларга дигән фикерләрен белдерделәр. Изге эшкә фатиханы Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин бирде, үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшәргә чакырды. Аннары докладчылар чыгыш ясадылар. РФ язучылар союзының Төмән бүлеге идарә рәисе Н.В.Денисов Б.Сөләйманов белән таныш булуы, кайда юллары кисешкәнен искә төшерде һәм шагыйрь иҗатының индивидуальлеге турында сөйләде. Мәскәү шәһәреннән килгән кунак М.К.Абдуллин (рәсемдә: чыгыш ясаган вакыты) шулай ук шагыйрьнең кайбер әсәрләренә фәнни анализ ясады. Профессор Х.Ч.Алишина университет җитәкчеләренә, 1 нче татарлар корылтаенда Б.Сөләймановның ялкынлы чыгышын магнитофонга яздырып, хәзер аның дискын чыгарган тарих фәннәре кандидаты З.Тычинских һәм кунакларга рәхмәтен белдереп, академик Д.Тумашеваның себер татарлары өчен башкарган олы хезмәтен искәртеп, соңгы елларда өлкә татарлары ирешкән уңышларны барлады. Шулай ук кунаклар Төмән дәүләт университеты профессоры Н.В.Лабунец, тарих фәннәре докторы, профессор Д.М.Исхаков (Татарстан), филология фәннәре докторы, профессор И.С.Насиповның (Башкортостан) фәнни хезмәтләрен тыңладылар.

СЕКЦИЯ ЭШЕ

Программа буенча 7 секция эшләргә тиеш булса да, чыгыш ясаучыларның килә алмаулары сәбәпле, нәтиҗәлерәк тә булыр дип, барысы да бер төркемгә җыелдылар. Секция рәисе итеп филология фәннәре кандидаты Р.Г.Гадиев, ярдәмчесе итеп шулай ук филология фәннәре кандидаты З.М.Калгаманова билгеләнделәр. 

Докладлар тарих, тел һәм әдәбиятны үзләштерү методлары һәм проблемалары, мәгарифтә этномәдәни тәҗрибәләр, себер татарлары мәдәниятен өйрәнү турында барды. Сөйләүчеләр арасында Мәскәүдән килгән якташ – Вагай районының Меткә авылы егете, язучы Мәхмүт Абдуллин, Илшат Нәсипов, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина, яшь галимнәр, укучылар да бар иде. "Миңа аеруча укучыларның Булат Сөләйманов шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре һәм педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиеваның татар рәсем сәнгате буенча чыгышы ошады. Ул һәр бизәкнең мәгънәсен әйтеп китте. Аннары Рәйсә Рәхимованың Фәнис Яруллин һәм Николай Островский иҗатын чагыштырган чыгышын үземә файдалы дип таптым”, - диде Тубыл социаль-педагогия академиясе доценты Лилия Фәизова.

ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ АРТЫНДА

Икенче көнне кунаклар өлкә фәнни китапханәсенең актлар залына себер татарларының социаль-экономик һәм этномәдәни үсеше, үткәне һәм киләчәге турында сөйләшергә җыелдылар. Китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова Сөләймановның юбилеена багышланган кызыклы һәм эчтәлекле китаплар күргәзмәсе әзерләгән иде.

Модераторлар итеп галим Д.Исхаков һәм Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова билгеләнде. Сөйләшүне Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков башлады. Ул, әдәби татар теле безне берләштерә, тел мәсьәләсе проблема булырга тиеш түгел, бер-берсенең сөйләмен аңламый, ләкин бердәм әдәби телдә аңлашкан милләтләр дөньяда тагын бар, диде.

Себер татарлары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских үзәкнең эшенә анализ ясады, соңгы елларда себер татарларының тарихын өйрәнүдә археологик тикшеренүләр бөтенләй алып барылмый, еллар үткән саен җир астындагы чыганаклар кыйммәтләрен югалталар, дип борчылды ул.

- Тарихны өйрәнү һәм саклау өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребезгә реестр төзергә кирәк. Әлегә бу эшләрнең системалы рәвештә баруы күзәтелми. Без күбрәге энтузиазмда гына эшлибез. Төрле юнәлештә башкарган тикшеренүләребез буенча монографияләрне бастыру өчен дә акча табасы бик кыен. Ә археологик эзләнүләр күп чыгым таләп итәләр.

7-8 нче классларда укытыр өчен себер татарлары тарихы буенча галим Дамир Исхаков җитәкчегендә дәреслек әзерләдек. Хәзер аны бастырырга рөхсәт аласы бар. Рөхсәт бирелсә дә, дәреслекне китап итеп укучылар кулына тапшырырга мөмкинлегебез юк.

Өлкәдә тарих, тел, мәдәниятне өйрәнү белән шөгыльләнә торган академик оешма кирәк. Тагын да фәнни эш алып баручыларга иҗтимагый оешмалар аркылымы, грантлар ярдәмендәме ярдәм ителсен иде, - дип тәмамлады үз чыгышын Тычинских.

"Кеше тормышына аның сыйфаты зур йогынты ясый. Тиз генә югарыга менеп китәргә дә, аска тәгәрәргә дә мөмкин. Шуңа да җаен белеп, аңлап кына алга барырга, үзебез ирешкән уңышларга, Татарстанның саллы тәҗрибәсенә таянып эш итәргә кирәк. Бергә кушылып, башкарган хезмәтләребезгә җавап биреп, кешеләрне ничек бар, шулай кабул итеп, ярдәмләшеп яшисе иде”, - дигән Ринат Насыйровның сүзләре аңга барып җитми шул әле. Мондый утырышларда гел бер үк кешеләр, гел бер үк мәсьәлә. Ә нәтиҗә ягыннан алга китеш юк.

Озак еллар Төмән өлкә прокуроры булып эшләгән, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев: "Думада да милли республикалар депутатлары белән региналь компонентка кагылышлы проблемалар юнәлешендә күп эшлибез, җитәкчелек безне аңлар, бу мәсьәлә якын арада хәл ителер дип әйтә алам, - дип безне борчыган нәрсәләргә тукталырга булды. – Телләрнең югалуы турында аз гына сөйләмибез. Дәреслек бастыру, башкасы өчен матди якны хәл итүне иҗтимагый оешмалар булдыра алмыйлар. Аның өчен бюджетта пункт булсын, бүгеннән үк депутатлар комиссияләре белән эшли башларга кирәк, хатлар юллагыз. Сентябрьдә киләсе ел өчен бюджет формалаштырыла башлый, вакытны югалтсак, безне ишетмәячәкләр. Әгәр депутатлар белән эш тиешле нәтиҗәсен бирмәсә, грантлар алырга тырышыгыз. Безнең өлкәдә яшәүче халыкларның  үсешен өлкә хөкүмәте хәл итә, ә Татарстан түгел, Татарстан булдыра алганын булыша ул.

Мин – казан татары, хатыным - себер татары, безнең балалар кем була соң?  Татарларны төрле бүлмәләргә аеру – халыкның киләчәге өчен эшләми. Берсүзсез, халыкның телен сакларга кирәк. Себер татарларын җирле азсанлы халыклар исәбенә кертик, статус булдырыйк, аннары барлык телне,мәдәниятне, тарихны саклау буенча проблемалар чишелер, дигән сүзләр ишеттем. Шуны әйтер идем, статус белән проблемалар бер-берсе белән бәйле түгел. Дәүләт Думасының милләтара мөнәсәбәтләр комитетында бу эш башкарыла, ул бер сезне генә борчымый. Тик якын арада себер татарларын азсанлы халык итеп тану мөмкинлеге күзәтелми”.

Нәсия Уразова штаты 7 кешедән бер ярымга гына  калдырылган себер татарлары тарихын, мәдәниятен чагылдырган экспонатлар халык игътибарына тәкъдим ителгән бердәнбер Ямбай музееның киләчәге өчен борчылуын белдерде. Төмән, Тубыл музейларының берсендә дә себер татарлары тарихына кагылышлы экспозицияләр очратырга мөмкин түгел, диде ул. Музейның мәдәният һәм ял үзәге карамагыннан алынып, П.Словцов исемендәге өлкә музей комплексына  кушу һәм аның материал хәлен өлкә статусына күтәрү кирәклеге күпме сөйләнсә дә, резолюцияләргә кертелсә дә, гел бу мәсьәләнең арткы планда калуын хәбәр итте.

Быелгы конференциядәге чыгышлар күпкә эчтәлеклерәк, кызыклырак булды. Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, татар хәрәкәтендә актив катнашучылар бу көнне 60 яшен тутырган күренекле галимәбез, тынгысыз җан, татары өчен бар көчен бирүче, бу конференциянең нәтиҗәле үтүе өчен тырышучы Хәнисә Алишинаны юбилее белән котлап чәчәкләргә күмделәр.

Аннары барлык катнашучылар да Ямбай авылына – Булат Сөләйманов каберенә юнәлделәр. Анда 3 мең экспонаты булган (шуның 200ләбе федераль статустагы) себер татарлары музей-заповеднигында, 1841 нче елда төзелгән бай тарихлы мәчеттә булдылар.

Себер шагыйренең юбилеена Хәнисә Алишина "Күренекле шәхесләр” сәхифәсеннән "Булат Сөләйманов” исемле китап, өлкә себертатар язучылары берләшмәсе "Себертатар альманах” чыгардылар.

Алып баручылар барлык тәкъдимнәр дә резолюциягә кертеләчәген һәм матбугат чаралары аша халыкка җиткереләчәген вәгъдә иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА,

Гөлнур Вәлиева.

 

Категория: новости области | Просмотров: 600 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz