Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Октябрь » 11 » 9 октябрь – халыкара почта көне
01:37
9 октябрь – халыкара почта көне

БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969 елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм илләрне һәм халыкларны берләштерә. Дөньяда бүген почта клиентлары 6800 телдә  сөйләшә, БПО га 190 почта оешмасы керә, алар бердәм почта даирәсе хасил итә һәм җир йөзендә иң зур җиткерү челтәре булып кала.

Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый әле. Хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә. Почта хезмәте аша халкыбыз газета-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма ала яки җибәрә, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәт түләүләрен башкара. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысы да диярлек, кредит, налог, ГИБДД штрафлары һәм башка түләүләрнең күпчелеге почта, почтальоннар аша башкарыла.

Бу көннәрдә почта бүлекчәләрендә 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу бара. "Яңарыш”ыбызны яздыруда да почта хезмәткәрләре - безнең ярдәмчеләребез.

Ә бүген сезнең белән таныштырырга теләгән тырыш җаннар "Почта России” идарәсенең өлкә почтамтында эшлиләр. Дания Шәйхинур кызы Биктимирова корпоратив кулланучыларга хезмәт күрсәтү участогы начальнигы булса, Люция Митхәт кызы Әминова - оператор.

2006 нчы елда ачылган корпоратив кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге юридик затлар өчен почта хезмәтләрен алу юлларын шактый җиңеләйтте. Элек нинди дә булса тауар, яисә хезмәт өчен алар иң элек почта бүлегенә, аннары почтамтка килешү төзергә, аннары бухгалтериягә һәм тагын бүлеккә, тагын бухгалтериягә килергә тиеш иде. Әле ул арада игътибарсыз-тәҗрибәсез хезмәткәр хата да җибәрсә...

Почтамт бу шартлар белән эшли алмый башлаган иде инде, аның абруе ул елларда нык төште, аңа ышаныч бөтенләй диярлек кимеде, шул уңайдан, альтернатив хезмәтләр барлыкка килә башлады. Тик яңача эшләргә омтылу дәүләт оешмасына башкача карарга мөмкинлек бирде. Хәзер югарыда сүз барган үзәк хезмәткәрләре корпоратив кулланучыларның почтамтка кагылышлы барлык теләкләрен дә үтәргә әзерләр. Боларны алар тиз арада, яхшы мөгамәләдә, зур осталык белән башкарып чыгалар. Кулланучылар саны елдан-ел арта, аларга уңайлы булсын өчен заманча җиһазлар да, хезмәтләр дә булдыралар.

Әнә һәр конвертка марка ябыштырып утырмас өчен махсус билге куя торган машина булдырганнар – кулланучы да шат, аларга да файда. Электрон почта аша кулланучы үзенең теләген белдерә, счетка акча күчерә, уңган кызлар барысын да җиренә җиткереп башкаралар һәм соңгы документны хат аша җибәрәләр. Уңайлы һәм вакыт та янга кала. Ә тиешле корреспонденцияне өстәлгә генә алып килеп салдырырга теләсәләр – рәхим ит: эш кәгазьләрен ташучы (курьер) һәрвакыт әзер.

Дания Шәйхинур кызы почтамтка тормыш тәҗрибәсе туплап, балалар үстергәч кенә килә. Илебез өчен авыр 2002 елда озак еллар монда эшләгән туганы Фәрханә Булатова чакыра аны. Дәүләт оешмасында эш хакы күп булмаса да, вакытында түләнә, ди ул. Шул килүдән китми инде Дания ханым. 2006да тырыш хезмәткәрне үзәккә баш белгеч итеп алалар, аннары начальник вазифасына ук күтәрелә. "Эш аты” инде ул безнең, әлбәттә, аның турында языгыз, нәкъ менә алар шикелле бар күңелен биреп, җиренә җиткереп башкаручы кешеләр турында язарга кирәк”, - дип мактады җитәкчеләре Ольга Мартыновская Люция Әминова белән икесен.

- Үзебезгә кулланучылар җәлеп итәр өчен төрле бәйгеләрдә, тендерларда катнашабыз. Кулланучы вакытында килеп җитмәгән матбугат турында хәбәр итсә дә, аның сәбәбен табып, ике арада уңайлы элемтә булдырырга тырышабыз. Безгә килгән физик затлар кире бормыйбыз. Менә "Яңарыш”ны яздыруда гел булышабыз. Безнең үзәкнең хәзер дүрт меңләгән кулланучысы бар, ә матбугатка язылучылар саны мең тирәсе. Кайбер оешмалар ябыла, яңалары ачыла. Аларның исемлеге гел үзгәреп тора. Алар белән еш очрашабыз, безнең мөмкинлекләр, яңалыклар белән таныштырабыз. Заманадан артта калмаска омтылабыз, - дип эш юнәлешенә тукталып үтте Д.Биктимирова.

Люция Митхәт кызы Төмән шәһәрендә туып-үскән. Үзәктә 6 ел эшли. Ул юридик затларга матбугатка яздыру буенча хезмәт күрсәтә. Оешмалар күбрәк "Российская газета”, "Тюменская область сегодня” һәм һөнәри үзенчәлектәге газета-журналларга язылалар икән. "Люция үзенә тиешле бурычларны гына түгел, үзәктә башкарыла торган теләсә кайсы юнәлешне җиренә җиткереп үти ала, - ди Дания ханым. - Кулланучылар, "безгә Люция кирәк иде”, дип кенә торалар, аның белән эшләргә омтылалар. Хезмәттәшләре дә үзен хөрмәт итәләр”. Чынлап та, редакциягә газетага язылучылар еш киләләр, элегрәк гомуми чиратка баса, берәр сәгать көтеп тора һәм дистәләгән квитанцияне тутырганда чираттагыларның туктаусыз орышынуын, төрле ямьсез сүзләр ишетергә туры килә иде. Хәзер бу проблема уңай хәл ителде: Люция ханым алып кына кала да, эше беткәч, квитанцияләрне килеп алуыбызны гына сорый. Бик уңайлы.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан газетада алар турында язарга теләгебез барлыкны белдергәч тә, без гади бер хзмәткәрләр, башкалар турында языгыз, дип ризалыкларын бирми тордылар. Безнең тырыш, булган, бар яктан да килгән татар кызлары һәрвакыт шулай читтә калуны хуп күрәләр. Рәхмәт аларга, гаилә тигезлеге, игелекле балалар, бәхет, күтәренке күңел, уңышлар насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 1309 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz